ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
"Татар
-- таркау халык", - дип зарланырга, мескенләнергә яратсак та,
тормышның яңа юнәлешләре, яңа агымнары башында гел татарлар булып
чыга.
Танылган спортчыларны
барлаганда гел татар фамилияләре ишетелә, күренекле галимнәрне
атаганда - тагын шул татарлар. Интернетта да безнең халык бик мах
бирми. Соңгы елларда "татар интернеты" дигән термин юкка гына
барлыкка килмәгәндер.
Татарлар турындагы сайтлар әкеренләп кенә
татарча сәхифәләргә әйләнеп бара. Бик күп татар эстрада йолдызлары
үз сайтларын ачты. Монда алар белән аралашырга, татар җырларын
күчереп алырга мөмкин.
Шулай ук язучыларыбыз да
алардан калышмый. Бүгенге көндә Роберт Миңнуллин, Рамил Чурагулов,
Расих Ханнанов һ.б. шагыйрьләрнең шәхси битләре уңышлы эшләп килә. Ә
инде "Татар электрон китапханәсе" ("Татарская электронная
библиотека") турында аерым тукталасы килә. Бүгенге көндә
бу китапханә татар телендә иҗат итүчеләрнең әсәрләрен туплаган
беренче һәм берәгәйле сәхифә. Аңа бары тик уңышлар гына теләргә
кала. Шулай ук татар шигъриятен яктыртып килүче "Шигърият.ру"
сәхифәсе дә игътибарга лаек. Заманында "Татарча текстлар" дип
аталган кечкенә сәхифәдән башланып киткән күренеш, әдәбиятны
интернетта чагылдыру, шул рәвешле көннән-көнгә көчәя
бара.
Бүген без интернетта
беренчеләрдән булып үз сайтын ачкан татар язучысы Марат Кәбировның
проза әсәрләрен тәкъдим итәбез.
|